Китап укы, дустым (6+)

14 гыйнварда 17 нче санлы китапханә беренче сыйныфлылар өчен «Китап укы, дустым» дигән экскурсия уздырды.

Стань читателем дружок
IMG_20220114_130235
IMG_20220114_133035
IMG_20220114_130755
IMG_20220114_132123

Алып баручы балаларны китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, китапларга карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәклеге һәм үзеңә кирәклесен сайлап алу серләре турында сөйләде. 
Чара барышында балалар «абонемент», «уку залы», «формуляр» кебек төшенчәләр турында белде. «Тылсымлы китап дөньясы» викторинасы укучылар өчен аеруча мавыктыргыч булды, алар сорауларга бик актив җавап бирде. «Әкият геройлары әйберләре» уенында балалар рус халык һәм автор әкиятләре буенча белемнәрен күрсәтә алды. Чара кунакларын «Балалар китабы калейдоскобы» күргәзмәсе үзенә җәлеп итте, алар бик теләп заманча матур китаплар карады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: